Бүген «Татарча диктант» 2024 акциясе башланып китте
8 ноября
Әлеге акциядә республиканың барлык мәгариф оешмалары да катнаша. Быел да һәр белем йортында татарча диктант язу буенча мәйданчык оештырылды, анда 200 меңнән артык укучы һәм 10 меңгә якын укытучылар, әти-әниләр диктант язарга ният белдерде. Акция иртәгә дә дәвам итәчәк.
8нче ноябрь көнне Казан педагогия көллияте студентлары, Бөтен дөнья күләмендә уздырыла торган "Татарча диктант" белем тикшерү акциясендә катнашты.