15 ноября

  15 нче ноябрь көнне Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирүче уку йортлары студентлары арасында Республикакүләм “Татар кызы - 2022” бәйгесе үткәрелде. Бәйгенең 1 нче (сайлап алу) турында 28 уку йортыннан килгән студент кыз көч сынашты. “Матурлык йөрәктә яши, күзләрдә чагыла, эшләгән эшләрдә күренә” портфолио бәйгесендә югары баллар җыйган 11 конкурсант 2 турга үтте.

2 нче турда 10 катнашучы “Матурлык йөрәктә яши, күзләрдә чагыла, эшләгән эшләрдә күренә” (визит карточкасы), “Белем йозак, ачкычы сорау” (татар халкының тарихы, мәдәнияте, сәнгате, танылган шәхесләре һәм геройлары белән бәйле тест), “Кулларыннан гөл тама” (изү бизәү), “Дефиле” этапларын үтеп, югары нәтиҗәләргә ирештеләр.

Көллиятебезнең беренче курс студенты Гыйләҗева Ясминә “Ялкынлы кыз” номинациясендә җиңде.

 Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары, бүләкләр һәм Бөтендөнья татар конгрессы әзерләгән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

#kzn_pedcollege #МОиНРТ #МинобразованияРТ #молодежьКазани #молодежьТатарстана #татаряшьлэре

Вернуться к списку новостей